Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең Әлмәт районындагы клиент хезмәте (бүлек хокукларында) Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче һәм 2021 елның 31 августына пенсионер булып торучы барлык пенсия алучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү бирелүе турында хәбәр итә.
Пенсионер 31 августка кадәр үлсә, аңа бер тапкыр бирелә торган түләү үлем белән бәйле рәвештә башкарыла алмый.