Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, 797 нче сайлау участогында тавыш биреп, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Район башлыгы үзенең гражданлык бурычын үтәргә хатыны һәм балалары белән килде.
Әлмәттә 116 сайлау участогы иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли. Җәмәгать тәртибен полиция хезмәткәрләре, җәмәгать күзәтүчеләре тәэмин итә. Тавыш бирү барлык санитар-эпидемиологик чараларны һәм социаль дистанцияне үтәү белән алып барыла.