Көньяк-Көнчыгышның социаль үсешенә ярдәм итү буенча «Татнефть» Иҗтимагый советында компаниянең социаль инвестицияләрне тормышка ашыруга яңа карашын тәкъдир иттеләр.
Әлмәттә узган Совет утырышында «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, аның урынбасарлары Азат Ягъфәров һәм Рөстәм Мөхәммәдиев, республика министрлыклары вәкилләре, Татарстанның нефть төбәге муниципаль районнары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.