Мәҗит Салихов: “Җир эшкәртелергә һәм уңыш бирергә тиеш”

2013 елның 20 мае, дүшәмбе
Татарстанда авыл хуҗалыгына елдан –ел ныграк игътибар бирелә, әлеге тармак иң приоритетлы юнәлешләрнең берсе булып санала. Бу, үз чиратында җир белән бәйле мәсьәләләрне беренче чиратта хәл итү таләбен куя.

Төрле сәбәпләр белән, файдаланылмаучы җирләр проблемасы - арадан иң мөһиме. Бу уңайдан, “Җир эшкәртелергә һәм уңыш бирергә тиеш “, - дип үзенең катгый позициясен белдерә район башлыгы Мәҗит Салихов. 20 май көнне райондагы ситуация белән танышу , Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рафыйк Сафин, район башлыгы киңәшчесе Фәрит Миннебаев составындагы комиссия белән берлектә Мәҗит Хаҗипович иң проблемалы куст булып саналган Иске Михайловка авылы тирә-ягындагы җирләргә рейд ясады.

Басу–кырларның торышы белән танышу Әлмәт-Сарман юлы тирәсеннән башланды. Күпьеллык үлән басуларның келәм кебек сары тузганак белән каплануы, чүп үләннәренә каршы эшнең тиешенчә алып барылмаганлыгы - борчылырлык сәбәп. Районда мондый кырлар исә шактый! Рейд вакытында эшкәртелмичә, чәчелмичә калган җирләрнең дә байтак булуы ачыкланды.

Район башлыгы билгеләп узганча, Иске Михайловка кустында проблемалар аеруча күп. Рәсми документлар буенча, бу территориядәге җирләрдә 23 фермер һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять исәпләнә. Арадан иң зурысы “Иске Михайловка” ҖЧҖ, аның җитәкчесе Альбина Фәттахова. Хуҗалык карамагында 2000 гектардан артык авыл хуҗалыгы җире исәпләнә, 218 пайның хуҗасы белән килешүләр төзелгән. Аларга 5 центнер күләмендә бөртекле культура бирелә, язын бакчалары сөрелә. Рәис Сафиуллин әлеге территориядә озак еллар эшли, 1000 гектардан артык җирдә уңышлы гына эшчәнлек алып бара. Фермерлык хуҗалыгын күптән түгел генә оештырып җибәргән Тигран Татевосянның басуларына да сүз әйтерлек түгел. Күпьеллык үлән җирләрнең озак еллардан бирле яңартылмавы, тузганак белән капланган басулар,эшкәртү процессында сыйфат җитмәү- аларның һәрберсенә хас җитешсезлекләр булса да, җиргә хуҗачыл караш сизелә. Күп кенә мәйданнарда иртә культуралар тишелеп чыккан, карабодай, кукурузга чәчүлекләр әзерләнә.

Биредә файдаланылмыйча ятучы участокларның күпчелеге фермерлар карамагында булып чыкты. Алар җирне алу белән генә түгел, эшкәртергә, чәчергә дә тиеш икәнлекләрен онытканнар күрәсең. Якын арада район башлыгы кушуы буенча, мондый басуларның картасы төзеләчәк һәм катгый чаралар күреләчәк.

Районда 90 меңнән артык чәчүлек мәйданы исәпләнә, кызганычка каршы, шуның бер өлеше тиешенчә эшкәртелми дә, чәчелми дә, - диде Мәҗит Хаҗипович мәсьәләгә анализ ясап.”Без бүген Иске Михайловка кустында булдык, хуҗалар да, проблемалар да, фикерләр дә төрле. Шуңа күрә дә, безнең максат әлеге мәсьәләләргә тәртип кертү, җирне чын хуҗаларга тапшыру. Службаларга бурычлар куелды, документ нигезендә җирнең хуҗалары булып саналсалар да, файдаланылмыйча, ташландык хәлгә килгән участокларны ул кешеләрдән алу, эшләргә теләге, мөмкинлеге булганнарга бирүне беренче планга куячакбыз. Мәсьәләне хәл итү җиңел булмаячак, без аны беләбез, суд юлларын да үтәргә туры килер, ләкин шунсыз булмый, җирне ташландык хәлгә җиткерүчеләргә хокукый нигез табылыр, -диде ул.

Иске Михайловка кусты буенча җирләр беренче көннәрдән үк дөрес бүленмәгән. Басуның очында бер, ахырында икенче хуҗа. Альбина Фәттахованың җирләре, мәсәлән, зур булмаган мәйданнарда, төрле урыннарга бүленгән. Техниканы басудан –басуга күчерү дә кыенлыклар тудыра. Район башлыгы шул территориядә эшләүчеләр белән берлектә әлеге җирләрнең бүленеше киредән каралачагын әйтте.

Файдаланылмаучы җирләрне тикшерү дәвам итәчәк, район буенча мондый мониторингны кыска срокларда тәмамлау күздә тотыла.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
Әлмәт
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International