“ Татарча диктант" акциясендә 5000нән артык әлмәтле катнашты

2021 елның 10 сентябре, җомга

Бүген Әлмәт бердәм булып бөтендөнья "Татарча диктант" акциясенә кушылды. Район Советы һәм башкарма комитеты житәкчелегендә әзерлек эшләре Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге, мәгариф, мәдәният, балалар һәм яшьләр белән эшләү идарәләре белән берлектә оештырылды.

Милләт буларак бөтенлегебезне, бердәмлегебезне ассызыклауга, тарихыбызны, телебезне өйрәнүгә омтылыш, дөрес язу күнекмәләре булдыруга юнәлдерелгән чара офлайн форматта 60тан артык мәйданда оештырылды.

Әлмәтлеләр акциягә кушылып, үз белемнәрен С.Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә, «Нефтьче» мәдәният сарае, «Ассоль» кафесында (үзәк парк) һәм Яшьләр үзәгендә тикшерә алды. Шунысы игътибарга лаек, үз хезмәткәрләренең грамоталылыгын тикшерүгә төрле юнәлештә эшчәнлек алып баручы оешмалар да зур әһәмият бирде.

Мәгариф, мәдәният, иҗтимагый оешмалардан тыш, акция Янгынга каршы федераль дәүләт хезмәте отряды, Эш һәм мәшгульлек идарәсе, “Ат спорты мәктәбе” һәм башка предприятиеләрдә оештырылып массакүләм төс алды. Район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре исә, диктантны беренчеләрдән булып 9.00 сәгатьтә яздылар.

Офлайн һәм онлайн форматта узган “Татарча диктант" акциясендә барлыгы 5000нән артык әлмәтле катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International