НӘРСӘ УЛ ХАЛЫК САНЫН АЛУ?
Халык санын алу - билгеле бер территориядә: дәүләт, төбәк яки торак пунктта яшәүчеләрнең барысын да исәпкә алу. Бу исәпкә алуны үткәрү өчен укытылган исәпкә алучылар илдәге барлык торак биналарны йөреп чыга. Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре сайты аша яки мөстәкыйль рәвештә исәпкә алу участокларында язылырга мөмкин булачак.