Татарстанда 2 млн 341 мең тонна ашлык җыелган. Уртача уңыш гектарыннан 15,4 центнер тәшкил итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
М. Җәббаров билгеләп үткәнчә, Татарстан муниципалитетлары арасында урып-җыю буенча Алексеевск, Чистай, Арча районнары алда бара, анда 100 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган.