Cavid-19 таралышына каршы көрәш чаралары һәм инфекцияне профилактикалау буенча чараларны оештыру мәсьәләләре турында 27 августта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә фикер алыштылар.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.