Вакыт җитте - «Наше время – Безнең заман»

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале старт ала.

Ел саен фестивальдә нефть, энергетика, машина төзелеше сәнәгате предприятиеләрендә, оешмаларында, белем бирү учреждениеләрендә, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында һәм башка эшчәнлек өлкәләрендә эшләүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша. Командалар яки аерым катнашучылар «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты», «Визит карточкасы» номинацияләрендә ярышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International