Әлмәттә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Комиссия утырышы район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Подовалов рәислегендә узды.

Утырыш эшендә автотранспорт һәм юл күзәтчелеге, халыкара автомобиль ташуларын контрольдә тоту идарәсенең Кама буе бүлеге башлыгы Анатолий Жаренков, баш дәүләт инспекторы Айдар Миңнеханов, өлкән дәүләт инспекторы Эльвира Хәбибуллина, предприятиеләр, юл хезмәтләре, хокук саклау органнары җитәкчеләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе әгъзалары, транспорт предприятиеләре вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International