Әлмәтнең иң акыллы укучыларын һәм аларның мөгаллимнәрен тәбрикләделәр

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
Гадәттәгечә, районыбызның республика һәм төбәкара фән олимпиадалары җиңүчеләрен балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә тәбрик иттеләр.

- Әлмәтнең юбилеен каршы алган көннәрдә лаеклы укучыларны, аларның мөгаллимнәрен сәламләү минем өчен икеләтә шатлык, – диде район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова.

Үзе дә кайчандыр Нәдер урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган, Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булган Наҗия ханым бүген әлмәтлеләрнең фән олимпиадасы үсешенә тиешле өлеш кертүен, мондый интеллектуаль бәйгеләрнең укучылар тормышында мөһим урын алып торуын ассызыклады. Ул район, республика һәм төбәкара фән олимпиадалары җиңүчеләрен әзерләгән 26 укытучыга акчалата премияләр тапшырды. Алар арасында 20 нче мәктәп укытучысы Мария Арзютова да бар. 24 еллык эш стажы булган мөгаллимә кайчандыр Югары Акташ мәктәбендә мордва телен укыткан. Белем йорты ябылгач, ул 20 нче мәктәпкә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә килгән, ләкин бөтен йөрәге белән үз иткән мордва теле һәм әдәбияты фәненнән аерыла алмаган, теләге булган укучыларга бүген дә туган телен өйрәнергә ярдәм итә.

Бездә балаларның мәктәптән тыш шөгыленә зур игътибар бирелә. Төрле юнәлештәге түгәрәкләр, укытучыларның иҗат лабораторияләре, тәҗрибә мәйданчыклары уңышлы эшләп килә. Талантлы укучылар, аларның мөгаллимнәре район җитәкчелегенең һәм “Татнефть” ААҖ тарафыннан 2004 елда нигез салынган “Сәләтле балалар” фонды ярдәмен тоеп яши. Бу юлы да төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә Әлмәтебез һәм Татарстаныбыз данын лаеклы яклаган 7-11 сыйныфта белем алучы 28 укучыга әлеге фонд комиссиясе рәисе, Татарстанның атказанган укытучысы Леокадия Садчикова акчалата бүләк тапшырды. Бу көнне барлыгы 28 укучы бүләкләнде. Уку елы нәтиҗәләре буенча шәһәребез тарихында беренче тапкыр Бөтенроссия күләмендә уздырылган немец теле буенча олипиадада Әлмәт кызы Әлфия Зәбирова җиңү яулаган. Туташ 16 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныфында белем ала. Башлангыч сыйныфтан ук немец телен өйрәнүгә ныклап керешкән ул.

2012-2013 уку елында фән олимпидаларының муниципаль этабында 3328 укучы катнашкан. Республика, төбәкара һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә безнең район командасы 36 призлы урынга лаек булган. Шәһәребез укучылары төгәл һәм тел фәннәреннән тыш, физик культура, технологиядән дә җиңү яулаган. 1 нче гимназия укучыларына уку елы 61, 2 нче лицей алдынгыларына 59 призлы урын алып килгән. Нәтиҗәдә әлеге уку йортлары “Зур Җидегән йолдыз” номинациясе җиңүчеләре дип табылды.

Ә “Кече Җидегән йолдыз” номинациясендә бу юлы 16 нчы мәктәп (31 призлы урын), Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбе (28), шулай ук Әлмәтнең 17 нче (26), 10 нчы (25) һәм 23 нче (18) мәктәпләренә дипломнар тапшырылды.

Җинүчеләрне тантана барышында Әлмәтнең алдынгы бию коллективлары һәм яшь талантлары да тәбрик итте.

Рәдифә Ногманова
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International