Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллинның Әлмәткә эш сәфәре

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

18 августта Әлмәт районында Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары-Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм Фонды генераль директоры Айдар Салихов булып китте.

Эш сәфәре кысаларында алар шәһәрнең сәнәгать мәйданчыклары белән таныштылар һәм районның гамәлдәге эшмәкәрләре белән очраштылар.

Кунаклар район башлыгы Тимур Нагуманов белән бергә «Элли Белли» бьюти-коворкинг эше белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International