Россиядә 1 сентябрьдән РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Пушкин картасы» программасы старт ала.
Аның нигезендә яшьләр мәдәният учреждениеләренә бушлай йөри алачак. Картаны 14-22 яшьлек мәктәп укучылары һәм студентлар ала ала. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта чыгыш ясап, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әлеге программаның республикада бик кирәк булачагын әйтте.