Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 25 августтан каурыйлы кошларны табуга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Рөхсәт алу өчен, аучылык районына карамастан, республика территориясендә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.