Әлмәттә «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты кысаларында ишегалды бәйрәмнәре старт алды

2021 елның 17 августы, сишәмбе

16 августта «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты кысаларында район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында 8 Март, 2а һәм Тельман урамы, 43 адресы буенча урнашкан ишегалларында бәйрәм чаралары узды.

Әлмәттә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 5 елга Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу вакыт эчендә Әлмәт муниципаль районында 532 ишегалды төзекләндереләчәк, агымдагы 2021 елда районда 93 ишегалды төзекләндереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International