Цифрлы министрлык командасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча масштаблы эшне дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, "Цифрлы трансформация" Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән биш милли максатның берсе булып тора. Төп бурычлар арасында - массакүләм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр өлешен электрон рәвештә 95% ка кадәр арттыру.