10 августтан 12 августка кадәр Татарстан Республикасында ВИЧ/СПИД темасы буенча халыкка хәбәр итүгә, ВИЧ-уңай гражданнарның дискриминациясен киметүгә һәм ВИЧ-инфекциягә тест үткәрүгә мотивлаштыруга юнәлдерелгән «ВИЧ-Экспедиция тесты» Бөтенроссия акциясе узачак.
Әлеге акция кысаларында безнең шәһәрнең теләгән һәр кешесе 11 һәм 12 август көннәрендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр «Панорама» сәүдә үзәгендә 15 минут эчендә ВИЧ-инфекциягә түләүсез аноним ЭКСПРЕСС-тест үтә ала.