Cоvid-19 таралышына каршы көрәш чаралары һәм инфекцияне профилактикалау буенча чараларны оештыру мәсьәләләре турында 7 августта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә фикер алыштылар.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, коронавирус белән авыруның яңа очракларының тәүлеклек арту темпы узган атна дәрәҗәсендә кала - 0,22%. 7 августка барлыгы 24 мең 287 авыру очрагы ачыкланган, соңгы тәүлек эчендә - 54. Бу чорда 21,4 меңнән артык кеше сәламәтләнгән. Татарстанда коронавирус 631 кеше үлеменә китергән.