Урманнарда янгын куркынычының югары классы булу сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 02.08.2021 ел, №671 карары нигезендә, Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чараларын кертүне 2 августтан 21 календарь көнгә чикләү кертелде.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тарафыннан шлагбаумнар белән урман юлларын ябу һәм тиешле чикләүләрне кертү турында кисәтүне урнаштыру буенча эшләр башкарылды.