ТР Хөкүмәте Йортында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча брифинг узды

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Татарстанда 2020 ел нәтиҗәләре буенча җитештерү травматизмы дәрәҗәсе гомумроссиянекеннән 30% ка түбәнрәк.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

"Идел буе федераль округында травма алу дәрәҗәсе буенча республика яхшы позициядә — субъектлар рейтингында Пенза өлкәсе һәм Чувашиядән кала өченче урында", — дип билгеләп үтте Э.Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International