Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Covid-19 белән агымдагы вәзгыять хакында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Президент билгеләп үткәнчә, Татарстанда коронавирус белән авыруның яңа очракларының тәүлеклек үсеш темпы 0,22% тәшкил итә. «Без күргән чаралар ситуацияне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Барыннан да элек, сүз Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәү турында бара. Шулай ук эчке эшләр министрлыгы зур эш башкара», - диде ул.