Әлмәт районында «Мәгариф» милли проекты кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясе инициативасы белән республиканың мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Шахмат белән даими шөгыльләнү балаларны акыл белән уйларга, акыл белән һәм иҗади якын килергә, дөрес адымнар ясарга өйрәтәчәк.