Бүген ТР Хөкүмәте Йортында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммитына багышланган брифинг узды.
ТР ИҮА башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанга Төркия инвесторлары тарафыннан җыелган инвестицияләр күләме 2 млрд долларга җиткән. «Әгәр элек Төркия „Алабуга“ махсус икътисадый зонасына гына кергәнен күрсәк, бүген Төркия предприятиеләре Түбән Кама, Казан, башка районнарга инвестицияләр кертә», - дип өстәде ул.