Татарстан Президенты коронавирустан вакциналар белән тәэмин итүдә өзеклекләр булдырмауны таләп итте

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикага коронавирус инфекциясеннән вакциналар белән тәэмин итүдә өзеклекләр булдырмауны таләп итте.

Ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Covid-19 таралуын профилактикалау буенча республика штабы җитәкчелегенә тиешле йөкләмә бирде.

ТР Президенты традицион шимбә киңәшмәсе кысаларында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада 722 меңнән артык кеше прививка ясаткан. Массакүләм вакцинация һәм чикләү чараларын үтәү келәмдәге вәзгыятьне тотрыкландырырга мөмкинлек бирә. "Соңгы тәүлектә 13,4 мең татарстанлы вакциналаштырылды".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International