Әлмәт шәһәрендә Корбан гаетенә багышланган тантаналы намаз "Алнас" стадионы территориясендә узачак.
Шәһәр һәм районның барлык мәчетләрендә намазга намаз келәме (намазлык) һәм битлек алып килергә, кешеләр арасында 1,5 метр арада дистанцияне үтәргә тәкъдим ителде.