Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов Дала Зәе елгасы аша вакытлыча күпер төзү эшләренең барышы белән танышты.
«Әлмәт-Азнакай» төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлы буенча күпер корылмасы 1957 елдан бирле эксплуатацияләнде, агымдагы елның 11 маеннан авария хәлендә дип табылды һәм тиз арада ябылды.
Күпер «Главтатдортранс» ДКУ хезмәт күрсәтә.