Әлмәттә бәхетле гаиләләр яши!

2021 елның 13 июле, сишәмбе

8 июль көнне Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Дмитриевич Нагуманов, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры урынбасары Ягафаров Азат Фердинанд улы чараның хөрмәтле кунаклары булды.

Хөрмәтләүгә лаек булган гаиләләр арасында Бөтендөнья татар конгрессының «Әлмәт хәбәрләре» газетасына мәгълүмати ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан ЗАГС Идарәсе белән берлектә оештырылган «Минем гаиләм - минем байлыгым» бәйгесендә җиңүчеләр дә бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International