Ел саен Казан шәһәрендә уза торган урам фестивале 2020 елдан фестиваль Әлмәттә дә уздырыла башлады.
Фестиваль кысаларында традицион дизайн-маркет, ферма-маркет, остаханәләр, экскурсияләр, альтернатив музыка концерты уздырылды.
Дизайн-маркетта милли бизәкле кием-салым, калфак-түбәтәйләр, янчык-каешлар, алка-бизәнгечләр, аяк киемнәре, интерьер җиһазлары, шәмаилләр, савыт-саба һ.б., ферма-маркетта җирле фермерлар
җитештергән продуктлар: җирле фермерлар җитештергән сыр, туңдырма, крафтлы чәй һәм бакча җимешләре тәкъдим ителде. Фестиваль дәвамында рәссам Руслан Ибраһимовның “Передвиж” күргәзмәсе эшләп торды.
ЭКСКУРСИЯ-ПЛЕНЭР
Фестивальнең беренче көнендә Казан, Чаллы, Әлмәт рәссамнары катнашында шәһәр буйлап экскурсия оештырылды, экскурсиядән соң алар фестиваль мәйданчыгындагы пленэрда катнашты.
Фестиваль партнеры "Алтын алмалар турындагы әкиятләр" паблик-арт проекты уздырган экскурсия маршруты биш мурал һәм ике инсталляциядән торды. Экскурсиядә катнашучылар объектларны төзү тарихы һәм аларның әһәмияте турында гына түгел, ә Almet medialab өстәмә чынбарлык лабораториясе белән танышты. “Печән базары” экскурсиясендә катнашучылар, махсус инстаграм-битлекләр ярдәмендә, муралларны “җанландырып” карадылар: маршрут Әлмәт район үзәк хастаханәсе фасадына төшерелгән “Ак чәчәкләр” янында башланып, "Ай һәм кояш" эше янында тәмамланды.
"Алтын алмалар турындагы әкиятләр" – "Татнефть" ширкәтенең Стрит-арт өйрәнү институты тарафыннан гамәлгә ашырылган биш еллык паблик-арт программасы. Проект кысаларында җирле мәдәниятне тирән тикшеренүләр уздырыла һәм алар татар халкының меңьеллык тарихы белән баетыла.
Икенче көнне пленэрда катнашкан рәссамнар Назыйм Исмәгыйлев, Лада Җиһангирова, Алия Гайнуллина, Лилия Косолапова, Данил Әхмәтшин, Руслан Ибраһимов, Диләрә Закирова, Сергей Лепяцкий, Наилә Айзатуллованың пленэр дәвамында иҗат ителгән картиналары күргәзмәсе эшләп торды.
АНТИЛЕКТОРИЙ
Быелгы фестивальнең яңалыгы буларак, Яр Чаллы шәһәренең URBANTATAR оешмасы антилекторийларын атарга була. Фестиваль дәвамында фестивальгә килгән һәркем лекцияләрдә, ми давылларында һәм ачык бәхәсләрдә катнаша ала иде.
Беренче көндә спикерлар һәм катнашучылар татар радиосының форматлары һәм киләчәге, шәһәрне шау-шу белән пычрату турында фикер алыштылар, КФУ гомуми һәм этник социология кафедрасы доценты, фәлсәфә фәннәре кандидаты Альбина Гарифҗанованың татарча рэп турындагы лекциясен тыңладылар, «Сүз. Хәрәкәт. Рәсем» перформансын тамаша кылдылар.
Икенче көнне провинциядә татар темасы: ничек яңа продукт булдыру турында бәхәс узды, катнашучылар Казанда, Чаллыда, Әлмәттә татар проектлары булдыру аермасы турында фикер алышты.
Лингвистик тәҗрибә барышында катнашучылар бер үк сүзнең үз төбәкләрендә ничек аталуы белән бүлештеләр. Шәһәрдә яңа риваятьләргә багышланган ми давылында катнашучылар әкият һәм риваять аермасы турында, борынгы һәм яңа риваятьләр турында фикер алышты. Яр Чаллы рәссамы Данил Әхмәтшин лабораториясенә килүчеләр коллаж техникасында комикслар ясарга өйрәнде.
ОСТАХАНӘЛӘР
Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен ике көн буена остаханәләр мәйданчыгы эшләп торды.
Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге музей хезмәткәре Диләрә Гыймранова шәҗәрә бизәкләрен үзенчәлекләрен аңлатты,ул бизәкләрне төшерергә өйрәтте. Татар әкиятләре темасына кул эшләнмәләре остаханәсенә килүчеләр Әлфирә Кәримовадан “Су анасы” һәм “Кәҗә белән сарык” әкиятләре буенча эшләнмәләр ясарга өйрәнде. Милли музыка кораллары остаханәсендә музыкантлар Эрик Марковский дөнья халыклары уйный торган барабан төрләре белән, Тимур Шошин бөтен дөнья буйлап җыйган төрле уен кораллары белән таныштырды. Остаханәдә катнашучылар бу уен коралларында уйнап карады. Кулинар Диләрә Габдрахманова балаларны җиләк-җимешләр, тәмләткечләр ярдәмендә капкейк бизәргә өйрәтте. Каллиграфия остасы Айзат Минһаҗ остаханәсенә килүчеләр “хөсни хат”, ягъни гарәп каллиграфиясе осталыгына, рәссам Юлия Петрова укучылары милли бизәкле флюид-арт төшерергә өйрәнде.
АЛЬТЕРНАТИВ МУЗЫКА
Фестиваленең музыкаль бизәлешен Yummy Music лейблы башкара.
Концерт программасында яшь бәйсез башкаручылар – Алия Нур, Азат Гыймадиев, Алсу Салихова, Yatmas Dusai, Элина, Зәринә Вилданова һәм The CheekLaWeek коллективы, GAUGA төркеме катнашты.
Фотолар: https://photos.app.goo.gl/RtirFWtTSSysFVxy7
ФЕСТИВАЛЬ ТУРЫНДА
«Печән базары» фестивале 2013 нчы елдан бирле уздырыла. Беренче акция 2013 елның апрелендә үза һәм татар шагыйре Габдулла Тукайның 100 еллыгына багышлана. Печән базары (Peçən bazarı) - XVIII гасырда Казанның Иске Татар бистәсендә сәүдә, иҗтимагый һәм мәдәни үзәк булган. Беренче фестивальнең максаты XX гасыр башы, ягъни Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чор атмосферасын торгызу була. Моның өчен Нурулла мәчете янында урам ярминкәсе оештырыла. Бу ярминкәдә катнашучылар өчен дресс-код кертелә – киемдә ул чордагы шәһәр халкының татар милли киеме элементлары булырга тиеш була.
2020 елдан фестиваль Казанда гына түгел, Әлмәт шәһәрендә дә уздырыла башлады. Быел ул “Каракуз” этнофестивале кысаларында узды.
Тугыз еллык тарихлы фестивальнең төп максаты – шәһәр яшьләре арасында татар милли мәдәниятен популярлаштыру, татар телендә заманча музыка башкаручыларны киң җәмәгатьчелеккә таныту.
Акция чараларында катнашуга милли мәдәнияткә битараф булмаган, шәһәр шартларында милли зәвык булдырырга омтылган һәм заманча шәһәр мәдәнияте белән кызыксынган барлык кешеләр чакырыла.
Катнашучыларны фестиваль партнерларыннан күңелле сюрприз-бүләкләр көтә.
«Печән базары» фестивален оештыручы - Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
Ихтирам белән, Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.
prtatforum@gmail.com