Универсиада үткәрелү урыны итеп Казан сайланганнан соң, башкалабызда ремонт һәм төзелеш эшләре гигант күләмдә артты. Бүгенге көндә республикабыз өчен иң мөһим һәм күләмле объектларның берсе булып “Казан-Арена” футбол стадионы санала. Гомуми проект бәясе 450 млн долларлык, 45 мең кешегә исәпләнгән стадион 2010 елда салына башлаган иде. Төзүчеләр алдында иң кыска срокларда аны тапшыру бурычы тора. Шуңа да, республиканың һәрбер районыннан ярдәмче бригадалар китерү ихтыяҗы бар. Әлеге тәкъдимне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов хуплап каршы алды һәм беренчеләрдән булып инициатива күрсәтте.
Мәркәзебездә барган бу мөһим вакыйгалар республиканың икътисадый үзәге булып саналган нефтьчеләр каласы - Әлмәтне дә читләтеп узмый, билгеле. Урта һәм югары уку йортларында белем алучы студент яшьләр Универсиада белән бәйле төрле проектларның җиңүчеләре булып тора, эш һәм уку яшендәге әлмәтлеләрнең күбесе объектларны төзүдә актив катнаша.
Узган елнын октябрь аеннан объектта Әлмәт төзүчеләре эшли. Апрель уртасыннан башлап, һәр көн саен нефтьчеләр каласыннан 100әр кеше Казанга эшкә җибәрелә. Бер айга якын әлеге вакыт эчендә урта һәм югары уку йорты студентлары, мәктәпкәчә белем бирү, мәгариф, мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар, Спорт, Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, яшүсмерләр клубы эшчеләре, ТОСМС һәм авыл җирлеге башлыкларыннан төзелгән бригадалар стадион төзелешенә үз өлешләрен керттеләр.
10 май көнне, бәйрәм көннәре булып саналуга карамастан, Әлмәт муниципаль районы Советы, Башкарма комитет, Финанс- бюджет палатасы, Архитектура, административ – хуҗалык идарәсе, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, ЗАГС идарәсе һәм “Альметьевский вестник” газетасы хезмәткәрләреннән тупланган 107 кешелек төркем, Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альберт Йосыпов җитәкчелегендә иртәнге 4тә Казанга юл тоттык. “Казан–Арена” стадионы янында әлмәтлеләрне Транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Рәмзис Хәсәншин каршы алды. Ул, беренче чиратта, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклегенә басым ясады. Аннары безне өч бригадага бүлеп кураторларга беркеттеләр.
Биредә тәртип каты, шунлыктан эшне сайлап, уйлап торырга вакыт юк. Стадионның иң авыр участокларында хезмәт куйды ул көнне әлмәтлеләр. Нигездә, хатын-кызларыбызга ир-атлар белән беррәттән цемент ташырга да, таш һәм бетон калдыкларыннан торган чүп өемнәрен түгәргә, акбурга баткан ишек, тәрәзәләр, коридор идәннәрен юарга туры килде.
Шуңа да карамастан, һәркемнең кәефе күтәренке, арганлыклары йөзләреннән күренсә дә, күңелдә канәгатьлек хисе. Чөнки, стадионда узган шушы бер көн вакыт, гасырларга калачак әлеге гигант төзелештә, кечкенә генә булса да, үзеңнең өлешең бар икәнлеген тою горурлык хисләре уята. Икенчедән, килер бер вакыт, без дә оныкларыбызга, ул төзелешләрдә мин дә катнашкан идем дип сөйләрбез.
Әлеге уңайдан ЗАГС идарәсе белгече Әнисә Фәррәхова да үз фикерләрен белдерде. - Бик теләп килдем. Бер көн барып эшләп кайтканнан берни булмый. Икенчедән, мондый хезмәт сәфәрләре коллективларның бергә туплануына, республикабызга карата патриотизм хисе тәрбияләүгә дә йогынты ясый.
Безнең эстафетаны 11, 12 май көннәрендә Әлмәт нефть, һәм Дәүләт муниципаль хезмәт институты студентлары дәвам итте.
Ландыш Зарипова, Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы