Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районындагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты
2013 елның 10 мае, җомга
10 майда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Валерий Васильев вертолет белән Әлмәт, Зәй, Түбән Кама территорияләрен карап йөрде, әлеге районнардагы язгы-кыр эшләре белән танышты.
Тикшерү-танышу Әлмәт җирлегеннән башланды. Район башлыгы Мәҗит Салихов белән берлектә кунаклар районның 70 % биләмәсен карады. Ә соңыннан республика парламенты җитәкчесе авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, фермерлар белән очрашты. Сөйләшер сүзләр байтак җыелган: язгы-кыр эшләре, терлекчелек, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу ике як өчен дә файдалы булды.
– Әлмәттә уңдырышлылыгы республиканыкыннан да югары булган 90 мең гектар җир исәпләнә. Безнең бурыч – әлеге потенциалны эшкә җигү һәм нәтиҗәле куллану, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Очрашу барышында хуҗалык җитәкчеләренә Татарстан Президенты тәкъдиме буенча өч эксперименталь басу тотарга кирәклек җиткерелде. Зур булмаган участокларга төрле культуралар чәчү һәм югары уңышка исәп тоту – монысына аеруча басым ясалды.
Әлмәтлеләр авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән төрле республика программаларында актив катнаша. Быел гына да районда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү буенча 85 ташламалы кредит рәсмиләштерелгән. Бездә 17 фермерлык хуҗалыгы бар, шуларның 6 сы – югары технологияле. Чәчү дә тулы көченә алып барыла: Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, басуда эшләр 65 % ка башкарылган – 24,5 мең гектар җиргә ашлык, арпа (13,9 мең гектар), бодай (5,8 мең гектар), борчак (3,3, мең гектар) чәчелгән. 16 мең гектар мәйданны уҗым культуралары алып тора.
– Әлмәт районында эш яхшы оештырылган. Язгы-кыр эшләре тәмамлануга таба бара, – диде авыл хуҗалыгы министры. – Хәзер исә игенчелек өлкәсендә кешелек факторыннан торганның барысын да эшләргә кирәк. Шулай иткәндә, ел нәтиҗәле булачак. Бу уңайдан Әлмәт районында финанс ресурслары да, административ ресурслар да бар. Район башлыгы шәхсән көн саен эшчәнлекне контрольдә тота. Дымның җитәрлек күләмдә булуын исәптә тотып, сезнең район башкалардан быел күпкә аерылып торыр дип ышанам.
Без, гадәттә, язның бер көне ел туйдыра, дип әйтәбез. Бу чынлап та шулай. Әмма яхшы уңыш алуда авыл хезмәтчәннәренең дә хезмәте зур булуын онытмаска кирәк. Фәрит Мөхәммәтшин алар эшчәнлегенең бәяләнергә тиешлеген ассызыклады. Бездә бу мәсьәлә күптән өстенлекле санала. Хуҗалыклар тарафыннан фидакарьләргә премияләр бирелә, ә узган ел Мәҗит Салихов инициативасы буенча алдынгы хезмәт ияләре акчалата премияләр һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Рәмилә Хәмидуллина
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз