Быел Бөек Җиңү тәмамлануга 68 ел тулды. Әкрен генә еллар тузаны артында кала барса да, бу дәһшәтле вакыйгаларның мөһимлеге, илебез азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбыз онытылмый. Аларның исемнәре иске һәйкәлләрдән күчерелеп яңаларына языла, исемнәре кабат- кабат мәңгеләштерелә. 8 май көне районыбызның Түбән Абдул авылы тарихына тагы бер олы һәм куанычлы вакыйга белән теркәлде. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет солдатлары, сәнәкчеләр һәм аклар тарафыннан корбан булган беренче коммунистларның исемнәре язылган мемориаль комплекс ачылды. Аны ачу тантанасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, шушы җирлектә туып үскән, хәзер инде Россиянең төрле төбәкләрендә хезмәт иүче мөхтәрәм кешеләр -Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Рамил Әхмәтшин , Татарстан Республикасы югары суды судьясы Марсель Фәхриев, “Олимп” ҖЧҖ директорлар Советы рәисе Радик Равилов, Әлмәт эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Дамир Гарипов, Ульяновск шәһәреннән һөнәри колледж директоры Әсхәт Рәхимов, авылның депутаты, “Россельхозбанк” Әлмәт филиалы директоры Рузалия Мостафина һәм башка бик күп кунаклар катнашты.
Түбән Абдул авылы башлыгы Ринат Шәрифуллин сүзләренә караганда, авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә салынган һәйкәл булган булуын, тик нык тузганлыктан, ел саен ремонт таләп ителгән. Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге төбәк музее каршысында яңа һәйкәл төзү фикерен “Олимп” ҖЧҖ директоры Радик Равилов хуплап каршы ала һәм авылдашларының хыялын тиз арада тормышка да ашыра. Радик Әгъләмович түбәнабдуллыларның горурлыгы, һәр эштә беренче ярдәмчесе. Эшмәкәрнең туган төбәгендә башкарган эшләре бихисап. Яңа елга кадәр ул 1, 5 млн сумга музейны ремонтлый, мәчеткә ярдәм итә, зиратны чистарту эшендә катнаша. 9 майга исә, гомуми бәясе 2, 5 млн сумлык мемориаль комплекс салдырып, авылдашларына тагы бер олы бүләк ясый. “ Комплекс эскизларын да үзе ясатты, һәйкәлләр каршына брусчатка җәйдерде, тирә-юньне төзекләндерде. Безнең авылга 1748 елда Абдул Келәүлин дигән кеше килеп йорт салган булган. Радик аның ерак оныгы,” – ди җирлек җирлеге башлыгы Ринат Шәрифуллин авылдашы белән горурланып.
Авылның төп байлыгы – аның үткәннәрне барлый торган, өлкәннәрне зурлый, хөрмәтли торган кешеләре булуын район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова да билгеләп үтте. Ул Радик Равиловка район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткереп, Мактау грамотасы тапшырды. Тарихыбызны барлаучы музей хезмәткәрләре дә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
– Хөрмәтле авылдашлар, безнең дәһшәтле сугыш елларын, аяз күк йөзе бүләк иткән әти-бабаларыбызны, әниләребезне, әбиләребезне онытырга хакыбыз юк, һәйкәлләр бу хакта һәрвакыт искәртеп торсын, аны күз карасы кебек саклыйк! – диде Радик Әгъләмовович үзенең чыгышында.
Ачылу тантанасында сүз алган һәркем авылның социаль үсеше, тарихыбызны саклап калуга үзеннән лаеклы өлеш керткән эшмәкәргә олы рәхмәт сүзләрен юллады. Авылның имам хатыйбы Гомәр бабай Коръән укыганнан соң тантаналы рәвештә мемориаль комплекска чәчәкләр куелды. Мәрмәр ташка уелган исем, фамилияләргә карап һәркем билгесез җирләрдә ятып калган әтиләрен, абыйларын, туганнарын күңеленнән кичерде.Елларыбызның тыныч булуы, күкләребезнең аязлыгы, тормышыбызның муллыгы белән, беренче чиратта, без аларга мәңгелек бурычлы. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре якты маяк булып буыннардан – буыннарга күчсен!
Радик Равилов Җиңү бәйрәме итеп авылдашларына тагын бер бүләк әзерләгән. Татарстанның танылган артистлары Рәсим Низамов, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева Түбән Абдул һәм Елховой авыл халкына искиткеч концерт бүләк итте.
Фәрдия Хәсәнова, “ Альметьевский вестник” газетасы
Автор фотолары