Мордовия Республикасы делегациясе Әлмәткә килде

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

3 июльдә Мордовия Республикасы Хөкүмәте рәисе вазифаларын башкаручы Владимир Сидоров җитәкчелегендәге Мордовия Республикасы делегациясе Татарстан нефть башкаласына килде.

Кунакларның эш сәфәренең төп максаты Мөслим районының Мөслим авылында узган Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашу иде. Эш сәфәре кысаларында делегация Әлмәт шәһәрендә булды. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов озатуында катнашучылар шәһәрнең төп объектлары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International