1 июльдә Әлмәтнең Инженер лицее базасында мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясе булып узды.
Очрашуның төп темасы - "Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларга ярдәм итү: нәтиҗәле практикалар һәм перспективалар". Чара мәгариф системасының педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында оештырылды.