1945 елның 9 мае - илебез, күпмилләтле халкыбыз һәм һәр гаилә язмышында әһәмиятле вакыйга. Тез чүктерелгән Рейхстагта бу көнне кешелек тарихында иң дәһшәтле, канкойгыч, коточкыч сугышның ахыргы сәхифәләренә нокта куелган. Яшь аралаш бәйрәм ителә торган Бөек Җиңүнең даны еллар узу белән яктырак балкый, сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тирән мәхәббәт чагылышы булып тора.
Миллионлаган ватандашларыбызның ныклык күрсәтеп көрәшүе нәтиҗәсендә генә илебез азатлык яулады. Туган җир даны һәм азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр! 9 май - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгын әлмәтлеләр дә, һәрвакыттагыча, зурлап бәйрәм итте. Кояшлы матур көн, аяз күк йөзенең 1418 көн һәм төнгә сузылган, 27 миллионнан артык кешенең гомере корбан ителгән сугыш бәрабәренә яуланган булуын онытырга безнең хакыбыз юк. Сугышка киткән 18640 әлмәтленең дә 10131 е яу кырында мәңгегә ятып калды. Алар истәлеге булып, якташларыбызның үлемсез батырлыгы хакында сөйләп, Билгесез солдат һәйкәле каршында Мәңгелек ут яна. Уку йортлары, предприятие-оешма коллективлары хезмәткәрләре тарафыннан куелган биредәге кызыл гвоздикалар –безнең аларга булган чиксез ихтирам билгесе.
Бәйрәмнең төп өлеше Нефтьчеләр мәйданында дәвам итте. Күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән мөхтәрәм ветераннар-бәйрәмнең түрендә. Аларның да сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүген шәһәрдә һәм районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 265 ветеран һәм 5 меңнән артык тыл хезмәтчәне яши.
- Һәлак булганнарга, сугыш дәһшәтен, илебездәге җимереклекләрне торгызу авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән ветераннарыбызга мәңгелек дан! Сез үзегезнең үрнәгегез белән патриотик тәрбия эшенә зур өлеш кертәсез. Борчулар сезне әйлә неп узсын, иске яралар борчымасын, әйләнә-тирәдәгеләр тормыш юлыгызны игътибарлары белән җылытып торсын!, - диде район башлыгы Мәҗит Салихов үзенең чыгышында.
Әлмәт шәһәре комиссары, полковник Ришат Сабиров РФ оборона министрының котлау приказын укыганнан соң җиңү парады башланды. Запастагы офицерлар , Әфган һәм Чечнядагы кайнар нокталарда катнашучылар, прокуратура, милиция хезмәткәрләре колоннасын мәктәп укучылары , студентлар алмаштырды. Мәйдан буенча узган сугыш еллары техникаларын да һәркем зур кызыксыну белән күзәтте. Биредә үк "Мускул" клубында һәм каратэ белән шөгыльләнүчеләр күрсәтмә чыгышларын тәкъдим итте. Җиңү бәйрәмендә мәйдан уртасына Россия, Татарстан, «Татнефть» флагын күтәргән парашютчыларның төшүен әлмәтлеләр көчле алкышлар белән кабул итте.
Бәйрәмнең икенче өлеше, гадәттәгечә, концерт һәм чаралар белән дәвам итте. Кичен халык кабат Нефтьчеләр мәйданына җыелып бәйрәм салютын манзара кылды.
Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы