29 июньдә Әлмәт муниципаль районы ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасының 10 нчы хисап-сайлау конференциясе булды.
2016 елның июленнән алып 2021 елның июленә кадәрге чорда Әлмәт муниципаль районының Ветераннар советы эше һәм хәзерге шартларда оешманың эшен камилләштерү бурычлары турындагы төп доклад белән ӘМР ветераннар советы рәисе Василий Самойлов чыгыш ясады. Ветераннар советы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре итеп ул сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә, производствоның төрле тармакларында, шулай ук авыл хуҗалыгында һәм бюджет өлкәсендә эшләгән ветераннарга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү эшен билгеләде.