Кама-Исмәгыйльдә яңа һәйкәл – Җиңү көненә бүләк

2013 елның 8 мае, чәршәмбе
Әлмәт шәһәренә - 60, Татарстан нефте табылуга -70 ел тулган юбилей елы районыбызның Кама-Исмәгыйль авылы халкы өчен аеруча истәлекле. Бүген биредә Вөек Ватан сугышында батырларча көрәшкәннәр истәлегенә өр-яңа һәйкәл ачылды. Бәйрәмдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов, “Лениногорскнефть” идарәсенең бүлек җитәкчесе Әгъләм Ризванов, район депутаты, Әлмәт ремонт-көйләү идарәсе җитәкчесе Илшат Вәлиев, “Чагылтау” хуҗалыгы җитәкчесе Гомәр Нәбиев, Кама-Исмәгыйль авылы җирлеге башлыгы Рауль Дәүләтов, ветераннар, авыл халкы, мәктәп укучылары катнашты.

Елдан-ел төзекләнә барган Кама-Исмәгыйльдә илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр истәлегенә куелган ташны алыштыру ихтыяҗы инде күптән бар. Әлеге мәсьәләнең мөһимлеген ачык аңлап, авыл җирлеге башлыгы һәйкәлне яңартуда ярдәм сорап “Татнефть” ААҖнә мөрәҗәгать итә. Нефтьчеләр әлеге максатларга 1 млн 600 мең сум күләмендә акча бүлеп бирә. Һәйкәл яны территориясен төзекләндерүне “Лениногорскнефть” идарәсе башкарып чыга.
Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә сафка бастырылган һәйкәлнең эскизын һәм проектын Әлмәт муниципаль районының баш рәссамы Рафаэль Курамшин төзи. Кирәкле материалларны кайтару, объектны төзү эшләре тулысы белән Әлмәт муниципаль районының Реклама һәм оформить итү департаменты тарафыннан алып барыла.

Флүс Гарипов яңа һәйкәлне ачу тантанасын башлап, район башлыгы Мәҗит Салихов, башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов исемнәреннән авыл халкын, ветераннарны бүгенге бәйрәм белән тәбрикләде, нефтьчеләребезнең район, шәһәр үсешенә һәрвакыт зур ярдәм күрсәтүләрен билгеләп үтте, изге теләкләрен җиткерде.

Кама-Исмәгыйль авылы җирлеге башлыгы хезмәттәге батырлыклары өчен тыл ветераннарына, авыл халкына рәхмәтен белдерде. Авылдан сугышка 338 кеше китүен, шуларның 221енең яу кырларында ятып калуын бәян итте. Бүгенге көндә 5 ветеранның исән-сау гомер кичерүен әйтеп узды. Кама-Исмәгыйльнең имам-хатыйбы Мөнир Фатыйхов сугышта батырларча вафат булган мәрхүмнәр истәлегенә дога укыды. Чара мәктәп укучылары тарафыннан башкарылган шигырьләр һәм җырлар, авыл үзешчәннәренең чыгышлары белән тәмамланды һәм һәркемнең күңелендә тирән тәэсир калдырды.

Фәрдия Хәсәнова
“Әлмәт хәбәрләре” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International