26 июньдә Әлмәттә Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды.
«Әлмәт спортта» Яшьләр көне концепциясе үзгәрешсез калды һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иде. Бәйрәм барышында районның иң яхшы яшьләрен бүләкләү тантанасы булды. Тимур Нагуманов тантаналы шартларда дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.