26 июньдә Әлмәттә TIMERMAN спорт чараларының республика сериясендәге Ak Bars Bank Tour de Tatarstan. Almetyevsk шоссе ярышлары узды.
Татарстанның нефть башкаласы Ak Bars Bank Tour de Tatarstan.Almetyevsk кабул итә. Бу стартта катнашу өчен 400 дән артык кеше гариза биргән. Алар арасында Татарстан халкы гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән: Амур, Калуга, Киров, Мәскәү, Самара, Свердловск, Түбән Новгород, Чиләбе өлкәләре һ. б. профессиональ велоузышчылар да бар иде.