23 июнь көнне Әлмәттә «контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» өстенлекле дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 1 яртыеллыкта хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында халык алдында фикер алышу булды.
Анда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков, Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, Татарстан, Марий Эл һәм Чуваш Республикасы буенча баш федераль инспекторлар, Роспотребнадзорның территориаль органнары, Россельхознадзор һәм Росреестр вәкилләре, Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы, ТР Прокуратурасы вәкилләре, предприятие, оешма һәм Иҗтимагый Палата вәкилләре катнашты.