Быел Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы: 1941 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч һәм куркыныч сугыш башланды.
Ул көннәрдәге каһарман вакыйгалар истәлегенә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге, шәһәр һәм районның ветераннар Советы, предприятиеләре һәм иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, ветераннар, волонтерлар, студентлар «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар.