Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразларын формалаштыру буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы булды.
Аның эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов, шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы вәкилләре катнашты.