“Депутат мөнбәре”

2013 елның 7 мае, сишәмбе
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм район Советы “Альметьевский вестник” газетасы белән берлектә яңа рубрика тәкъдим итә. “Депутат мөнбәре” рубрикасы астында шәһәр һәм район депутатларының эшчәнлеге хакындагы язмалар рус һәм татар телләрендә укучыларыбызга җиткереп барылачак.

Әлеге сәхифәдә авылны һәм шәһәрне, аның кешеләрен борчыган проблемалар, аларны хәл итү юллары, депутатлар тарафыннан башкарылган эшләр яктыртылачак. Рубрика сайлаулар вакытында гына түгел, даими рәвештә халык белән депутатлар арасында бәйләнешләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк. Рубрикабыз нәтиҗәле булсын өчен, әлмәтлеләрнең дә актив булуы сорала. Үзегез яшәгән микрорайон, округта алып барылган эшчәнлек турында белергә теләсәгез, 8(8553) 32–64–17 телефоны аша редакциягә шалтыратыгыз. Сорауларны yaz.almet@yandex.ru электрон адресына да юлларга мөмкин. Без, үз чиратыбызда, депутатлар белән элемтәгә кереп, аларның эшчәнлекләре буенча тулы мәгълүмат җиткерәчәкбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International