Бу ялларда Әлмәттә триатлон буенча ярышлар узачак

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

12 июньдә TIMERMAN сериясе сезонының беренче триатлон старты — Ак Барс Банк Әлмәт триатлон 2021 булачак. Старт шәһәр пляжында 14:00 сәгатьтә биреләчәк.

Триатлон дистанциясе үз эченә ала: йөзү — 750 метр, велоэтап — 20 километр һәм йөгереш этабы — 5 километр. Спортчыларның «sprint» шәхси зачетында яки «sprint relay» команда эстафетасында үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International