Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны Шагитов Мисхәт Фасыйх улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт районындагы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова, район ветераннар советы вәкилләре котлады.