Ветераннарны аларның тормышларындагы мөһим даталар белән котлау районыбызда күркәм традициягә әверелде.
Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Хәбиров Габделхак Зәки улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле юбилярны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов котлады.