Бүген социаль хезмәтләр хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Яшьләр үзәгендә үз һөнәрләре белән кешеләр турында кайгыртуны сайлаучыларны хөрмәтләделәр.
Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында 200гә якын социаль хезмәткәр эшли. Аларның һәркайсы изге эшкә үз өлешен кертә. Социаль яклау идарәсе белгечләре һәм аның карамагындагы учреждениеләр 70 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.