Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне алдыннан район башлыгы Тимур Нагуманов агач утырту акциясендә катнашты.
Бүген Болгар һәм шәһәр күлләре арасындагы яшел зонада, «Татнефть» компаниясе ярдәме белән, агачның тиз үсеше, югары сыйфаты һәм тамыр һәм йөрәк черекләренә нык торучанлыгы белән аерылып торган 200 триплоид усак утыртылган.