Мөгезле Елгада тагы бер гаилә фермасы ачыла

2013 елның 6 мае, дүшәмбе
Авыл - һәрбер дәүләтнең тылы, үзәге. Илне какшамас итү өчен беренче чиратта авыл ныклы булырга тиеш. Әлеге хакыйкатьне аңлаган хөкүмәт җитәкчелеге соңгы елларда авыл хуҗалыгын иң приоритетлы юнәлешләрнең берсенә әверелдереп, бигрәк тә кечкенә хуҗалыклар, гаилә фермаларының үсешенә зур игътибар бирә дип саный Әлмәт районы Мөгезле Елга авылында яшәүче фермер Рәис Сафиуллин. Тиздән ул яңа төзелгән гаилә фермасының өй туен уздырырга җыена.

Рәис Харисович кайчандыр гөрләп торган “Дуслык” совхозының директоры булган. Ул вакытлардагы район башлыгы Илдус Гәрәев әйтүе буенча, 114 га фермерлык җирләрен рәсмиләштерә. Хуҗасы булгач, җирне эшкәртмичә дә, чәчмичә дә калдыра алмыйсың! Совхоз таркалгач, авыл кешеләре үзләренең дә пай җирләрен арендага алуларын сорап Рәис Харисовичка мөрәҗәгать итәләр. Шулай итеп, фермерның гомуми җирләре 1132 га тәшкил итә. Килешүдә каралганча, пайщикларның бакчаларын сөрү, ашлык, печән бирү таләбе үтәлә.

Мөгезле Елга авылындагы хуҗалык шактый зур. Соңгы елларда гына «Россельхозбанк» аша ташламалы кредитлар алып 4 берәмлек техника алганнар, нефтьчеләрнең дә ярдәмен даими тоеп яши фермер.

Авыл хуҗалыгы предприятиесен бер үсемлекчелек белән генә алга җибәреп булмый. Моны яхшы белә элеккеге совхоз директоры. Чөнки, икмәккә бәяләр бер елны югары булса, икенче елны түбән. “Тотрыклылык булсын өчен үстерелгән икмәкне мал аша әйләнештә йөртсәң генә күпмедер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин” - дип саный ул. Узган ел район хакимиятеннән гаилә фермасы ачу мөмкинлеге булу турында әйтәләр.

- Районда уңышлы гына эшләп килүче программа нигезендә “Татнефть” ААҖ 30 башка исәпләнгән гаилә фермасының металл каркасын бирде, аны төзеп, җыярга да булыштылар. Әлмәт районы хакимияте дә ярдәменнән ташламый, узган ел 330 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде. Әлеге средстволарга ферманың стенасына 70 данә җылытылган панельләр алдык, калганын инде үзебез кайгыртабыз. Менә шулай уртак тырышлык белән ферманы ачуга әзерлибез, - ди Рәис Сафиуллин.

Гаилә фермасы төзелеп беткән диярлек, шушы араларда электр линиясе үткәрү, су скважинасы бораулау күзә тотыла. Алар бар да планда каралган, бу зур эшләрдә дә ярдәм итәрләр дип ышана фермер. Элеккеге җитәкче буларак та яхшы белә, дәүләт йөз белән борылмаганда, ярдәм итмәгәндә, инде таркала барган авылны торгызып булмаячак.

- Бүгенге көндә Сафиуллинның гаилә фермасында 26 баш мөгезле эре терлек, ике баш ат исәпләнә. Исәбе - ит җитештерү. Экологик яктан чиста продукцияне сатып алучы табылуына ышанычы зур. “Башта үстерик әле, сатып алучысын булыр”, - ди ул. Фермадагы эшләр беразга тукталып торган, хуҗалыкка, беренче чиратта, язгы кыр эшләрен үз вакытында тәмамлау зарур.

Нәсыйх Шәйхуллов Сафиуллин хуҗалыгындагы күптәнге хезмәткәр, үзе тракторист, үзе комбайнчы.

- Күпьеллык үләннәргә ашламалар керттек, басуларны чәчүгә әзерләп тырмаладык, җир бераз гына җылыну белән чәчүне башларга исәп, - ди ул.

- Иске Михайловка авылы башлыгы Рамил Фаттахов сүзләренә караганда, авылда 6 фермер бар, шуларның берсе Рәис Сафиуллин. Авыл кешеләрен эш урыннары белән тәэмин итүдә алар бердәнбер чыганак. 40 башка исәпләнгән гаилә фермасы ачылу яңадан берничә кешене эшле итәргә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә фермада эшләүчеләргә дип, зур булмаса да, өй дә өлгертеп киләләр. Хуҗалык булса, эш булса, димәк, авылның әле киләчәге бар.

Фәрдия ХӘСӘНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International