1 июньдә Әлмәттә машина төзелеше комплексы предприятиеләре һәм оешмаларының яшь белгечләре арасында һөнәри осталык буенча Бөтенроссия конкурсын ябу тантанасы булды.
29 майдан башлап өч көн дәвамында «Римера-Алнас» ҖЧҖ базасында өч көн дәвамында һөнәре буенча иң яхшы токарьлар, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтерлар, программа белән идарә итүче станоклар операторлары, инженер-технологлар, мастерлар, хезмәтне саклау буенча белгечләр, җитештерү технологиясе буенча команда көч сынашты.