Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә Әлмәт бала тудыру йортында традицион "Бала тудыру йортыннан автокресло" хәйрия акциясе узды.
Өч гаилә яңа туган сабыйлары өчен автокресло - Абдуллиннар, Мулламовлар, Карповлар гаиләләре алды. Кунаклар чын күңелдән яшь ата-аналарны бала туу белән котладылар һәм барысына да нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.